Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Май аеннан нинди яңа законнар эшли башлый?

Иң беренче үзгәреш пенсияләргә һәм социаль түләүләргә кагыла.

1 майдан пенсияне өйләренә китерткән кешеләр өчен аны алу кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер моны Россия Почтасы гына эшләячәк.Элек пенсияләрне коммерция оешмалары да китерә алган. Әмма аларга карата дәгъвалар булган: гадәттән тыш хәлләр була клаганда, әйтик, су басу очрагында алар пенсияне ерак пунктларга вакытында китерә алмаган.

Россия почтасы исә пенсияләрне вездеходлар һәм вертолетлар белән китерү мөмкинлегенә ия.

Кайбер очракларда пенсионерлар түләүләрне шулай ук акчалата, әмма өйдә түгел, ә китерү предприятиеләре кассаларында алган. Хәзер акча почта бүлекчәсе кассасында биреләчәк.

Бәйрәм көннәре уңаеннан пенсияне айның 6-9 нчы көннәрендә алучыларга аны 5 майда китерәчәкләр. 

Икенче үзгәреш — 1 майдан АвтоВАЗ эшләнмәләре уртача 2 процентка кыйммәтләнә. Ә кайбер очракларда 3 процентка. Бу инде быелга язда икенче тапкыр кыйммәтләнү. Беренчесе март аенда булды. Әмма АвтоВАЗның хәзерге президенты Максим Соколов ышандырганча, гомумән алганда, ел саен "Лада«га бәяләр үсеше инфляциядән артмаска тиеш (Үзәк Банк аны 5-7 процент дәрәҗәсендә көтә). Бәяләр артканнан соң, Lada Granta седаны база комплектациясендә 14 мең сумга артып, 750 мең сум торачак. Иң гади варианттагы Lada Niva Travel «Классик» 28 000 сумга кыйммәтләнә, яңа старт бәясе 1 миллион 43 мең сумнан ким түгел.

Хөкүмәтнең 1 майдан кергән яңа законы нигезендә мәктәптә балалар менюсыннан кайнар ризыкны алу тыела. Шулай ук мәктәпне ризык белән тәэмин итүче компания хәзер көн саен әзерләнгән ризыкның һәр партиясеннән проба алырга тиеш. Көндәлек проба махсус суыткычта ким дигәндә 48 сәгать саклана. Бу саклык чарасы агулану яки эчәк инфекциясе очрагында балаларның нәрсә ашавын тикшерү өчен кирәк.

Шулай ук 1 майдан граждан авиациясе самолетларының очу экипажларында яки күмер сәнәгатендә эшләгән һәм күпьеллык хезмәтләре өчен пенсиягә өстәмә түләү хокукына ия булган россиялеләрнең пенсияләре арта. Бу тармакларда кайбер вазифалар өчен мондый өстәмә түләү куркыныч, киеренке һәм зарарлы булганга күрә карала.

Өстәмә түләүнең күләме күп факторларга — стаж, хезмәт хакы күләме һәм бу тармакларда үз хезмәткәрләре өчен эш бирүчеләр күчергән өстәмә взнослар суммасына бәйле. Очучылар өчен уртача өстәмә — аена 20 меңнән артык, шахтачылар өчен —5 мең сум тирәсе.

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче компанияләр тиз түләүләр системасы (СБП) аша исәп-хисаплар вакытында банк комиссиясенең максималь күләмен киметәчәк. Россия Үзәк банкының директорлар советы карары буенча, комиссиянең күләме хәзерге 0,4 проценттан 0,2 процентка кадәр төшәчәк, әмма 10 сумнан артык түгел.

Шул ук вакытта гражданнар өчен СБП аша теләсә нинди товарлар һәм хезмәтләр өчен түләүләр элеккечә бушлай калачак.
Чыганак

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев