Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Йөкле һәм декрет ялында булган хатыннарны кредиттан азат итмәкчеләр

Башлангычның авторлары — «Яңа кешеләр» фракциясе вәкилләре.

Дәүләт думасына йөкле хатыннар һәм декрет ялында булганнар өчен кредит каникуллары турында закон проекты кертелгән. Башлангычның авторлары — «Яңа кешеләр» фракциясе вәкилләре, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты.

«Башинформ» агентлыгына аңлатма язуыннан билгеле булганча, закон проекты белән заемчыга йөклелекнең 12 атнасында булган йөкле, шулай ук баланы ике яшькә кадәр карау буенча ялда булган хатынга кредит каникулларыннан файдалану хокукы бирергә тәкъдим ителә. Яшь әни һәм аның ире кредит килешүе шартларын үзгәртүне таләп итеп, кредиторга мөрәҗәгать итәргә хокуклы булачак. Аларга түләүләрне туктатырга яки аларның күләмен билгеле бер вакытка киметергә мөмкин.

«Закон проектының актуальлеге йөкле хатыннарга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәмне киңәйтү зарурлыгы белән бәйле. Йөклелек чорында һәм бала туганнан соң медицина чыгымнары, балалар товарлары сатып алу һәм бала карау белән бәйле өстәмә финанс йөкләмәләре барлыкка килә. Кредит каникуллары бирү гаилә формалашу чорында финанс кыенлыкларын киметергә ярдәм итәчәк һәм заемчыларга үзләре һәм балалары турында кайгыртуга игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәк», — диелә аңлатма язуында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев