Яңа уку елында мәктәп каникуллары кайчан була?
Яңа уку елында каникуллар кайчан булачагы билгеле булды.
Тиешле мәгълүмат “объясняем.рф” рәсми интернет-ресурста басылып чыкты.
2022-2023 уку елында көзге каникуллар 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булыр дип көтелә.
Кышкы каникуллар 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Язын укучылар 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр ял итә.
Триместрлап укытучы мәктәпләрдә каникулларның даталары бераз аерылып тора. Әйтик, мондый уку йортларында беренче көзге каникуллар – 10-16 октябрьдә, икенчеләре – 21-27 ноябрьдә булыр дип көтелә.
Беренче кышкы каникуллар 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, икенчеләре – 20-26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Язын укучылар 3-9 апрель көннәрендә ял итәр дип көтелә.
Порталда билгеләп үтелгәнчә, төрле төбәкләрдә каникулларның расписаниесе төрлечә булырга мөмкин. Мәктәп администрациясе каникулларның графигын үзләре билгеләргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев