«Горэлектротранспорт» МУПнең яңа директоры билгеләнгән
Рафаил Хәбибуллин «Горэлектротранспорт» МУПнең генераль директоры вазыйфасыннан киткән.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Рамил Муллин хәбәр иткән.
ГЭТ МУПнең яңа җитәкчесе итеп Эдуард Шәйдуллин билгеләнгән. Әлеге предприятиедә ул 2020 елдан бирле эшли. Соңгы вакытка кадәр баш инженер вазыйфасын башкарган.
Искәртеп узабыз, Рафаил Хәбибуллин 2002 елда предприятие башлыгы итеп билгеләнгән. Хәзер аңа 71 яшь.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев