Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Газеталар яшәячәк!

Электрон мәгълүмат чаралары колач алган хәзерге заманда, басма мәгълүмат чараларына ягъни газета-журналларга да ихтыяҗ бар.

«Туган як»ның узган санында 1 апрельдән 2022 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлануы турында хәбәр иткән идек. Бу уңайдан, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очрашып, язылу кампаниясенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштык, киңәш-тәкъдимнәр белән уртаклаштык.

Басма мәгълүмат чараларын гаджетлар – электрон мәгълүмат тапшыру җайланмалары – алыштырган заманда, бу киңәшмәнең никадәр актуаль булуын аңлатып торырга кирәкмидер. Яшь буын тулысынча кесә телефоннарына, смартфоннарга, айфоннарга күчеп бара. Әлбәттә, хәзерге кебек тизлек заманында мәгълүмат тапшыруда мондый оперативлык мактауга гына лаек. Шул ук вакытта, әлегә бөтен кеше дә электрон мәгълүмат чараларына күчеп бетә алмый. Кешелек әле моңа әзер түгел.

Газета укучыларның (шул исәптән, матбугатка язылучыларның да) күпчелеген өлкән кешеләр тәшкил итә. Алар исә телефоннарын, мәгълүмат алудан бигрәк, үзара аралашу чарасы буларак кына кулланалар. Һәм, әлбәттә, мәгълүматны газеталардан укуны кулай күрәләр. Шулай булгач, басма мәгълүмат чараларына ягъни газета-журналларга да ихтыяҗ бар, дигән сүз. Бүгенге көндә «Туган як»ны яздырып алучылар да, нигездә, нәкъ менә шулар.

Бу – бүгенгесе. Ләкин беркем дә мәңгелек түгел. Иртәме-соңмы өлкәннәрне яшьләр алмаштыра. Әгәр яшь буынны гаджетлар белән генә тәрбияләсәк, киләчәктә газета укучылар калырмы, дигән уй күпләрне борчый. Электрон җайланмалардан алган мәгълүмат басма мәгълүматка җитәме соң?! Әле психикасы тиешенчә формалашмаган яшь буын өчен электрон челтәрләрдә тиешле мәгълүмат табу бик кыен. Өстәвенә, анда урнаштырылган язмаларның уңай тәрбиядән бигрәк, тискәресен бирү ихтималы да юк түгел.

«Киләчәктә яшь буынны да басма мәгълүмат чараларына тарту, газеталар белән кызыксынуларын арттыру өчен бүген нәрсәләр эшли алабыз?» – дигән сорау куйды муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе.

Әлбәттә, һәр мәгълүмат чарасы бу яктан максатчан эш алып барадыр? «Туган як» газетасы да балаларны һәм яшьләрне газета һәм китаплар укуга тарту максатыннан төрле алымнар кулланып карый. Әлегә кадәр дистә еллар дәвамында газетабызда «Балалар почмагы» сәхифәсе чыгарып килдек. Анда шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучыларның язмалары һәм әдәби иҗаты яктыртылды. Быел исә, ел башыннан, мәктәп укучылары һәм үсмерләр өчен «Синең сүзең» дигән рубрика ачтык. Газетаның һәр санында бер битне тулысынча мәктәп укучыларына багышлыйбыз. Һәм шунысы да игътибарга лаек, андагы һәр язманы укучылар үзләре әзерли, сораштырулар уздыралар, интервью алалар, сыйныфташларының фикерләре белән уртаклашалар. Һәм бу эшкә без шәһәрдәге барлык мәктәпләрне дә җәлеп итәбез. Әлбәттә, бу билгеле бер дәрәҗәдә, мәктәп укучыларының газета белән кызыксынуларын арттырмый калмас...

Рамил Муллин үзе дә басма мәгълүмат чараларын укуга өстенлек бирә икән. «Газеталарда аеруча аналитик мәкаләләрне укырга яратам. Аларда вакыйгаларга кагылышлы коры фактлар гына түгел, кешеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре, уй-хисләре дә исәпкә алына. Бигрәк тә, кешеләр тормышына, заманга, яшәешебезгә карата төрле буын вәкилләренең карашлары чагылыш таба. Андый язмаларның яшь буынга да тәрбияви әһәмияте зур», – диде.

Рамил Хәмзә улы җирле матбугат чараларына язылмыйча калганы юк икән. 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен «Туган як» газетасына да ул беренчеләрдән булып язылды һәм, хәйрия тәртибендә, ун мохтаҗ кешене газетага яздырырга булышты. Әлбәттә, җитәкченең әлеге күркәм үрнәген дәвам итүче предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр булыр әле дигән өметтә калабыз. Узган язылу кампанияләрендәге кебек үк мохтаҗларга, инвалидларга, пенсионерларга иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Әгәр шул игелекле эшне башкарырга теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз. Һәм моңа форсат та чыгып тора:

Шушы көннәрдә газеталарга язылу буенча акция игълан ителде. 4-14 апрельдә барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук «Туган як» редакциясенең үзендә дә «Язылу ункөнлеге» уздырыла. Әлеге акция барышында «Туган як» газетасына 591 сум 90 тиеннән язылып булачак. Шунысын да искәртәбез, редакциянең үзенә килеп, альтернатив язылучыларга (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) – 400 сум, редакциянең үзенә килеп алучылар да 350 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев