Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Элвин Грейны судка биргәннәр

Суд дәгъваны нигезле дип таныган.

Татарстанда җырчы Элвин Грейның музыкаль лейблыннан суд аша ярты миллион сум бурыч түләткәннәр. Тиешле карарны Башкортстанның Арбитраж суды чыгарган. Бу турыда 116.ru сайтына сылтама белән «Ватаным Татарстан» хәбәр итә.

Документның күчермәсеннән күренгәнчә, судка Уфадан «Арго Плюс» компаниясе мөрәҗәгать иткән. Ул «Элвин Грей» музыкаль лейблыннан 824,7 мең сум түләтүне сорый (бу суммага бурыч, пеня һәм юридик хезмәтләргә чыгымнар кертелгән).

Әлеге тарих ике ел элек дәгъвачы һәм җавап бирүче килешү төзегәч башлана, аның нигезендә «Арго Плюс» башкорт-татар җырчысының лейблы өчен дизайн, бастыру, баннерлар монтажлау һәм башка эшләр башкара. Хезмәт күрсәтелә, тиешле акт имзалана. Тик лейбл 2021 елның сентябрь уртасына кадәр хезмәтләр өчен түләргә тиешбулса да түләми. Дәгъвачы берничә тапкыр бурыч турында искә төшерә һәм лейбл ризалаша, хәтта 2022 елның апреленнән октябренә кадәр түләүләр графигын раслый. Заказчы 400 мең сум түли һәм калганын түләми.

Җавап бирүче судка килми, шуңа күрә гаризаны ансыз гына карыйлар. Суд дәгъваны нигезле дип таный һәм «Элвин Грей» лейблыннан 818 мең сум түләтә, аның 527,5 меңе — бурыч, калганнары — түләүне кичектергән өчен пеня һәм башка чыгымнар. Җавап бирүченең әлеге карарга шикаять бирү өчен тагын берничә атна вакыты бар, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев