Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Элвин Грей Башкортостанның халык артисты исемен алды

Аның инде «Башкортостан Республикасының атказанган артисты» һәм «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемнәре бар.

Җырчы Элвин Грей (чын исеме Радик Юльякшин) «Башкортостан Республикасының халык артисты» исемен алды. Бу хакта артист үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

«Дуслар, сездән башка, сезнең ярдәмегез һәм иҗатыма булган мәхәббәтегездән башка, гап-гади авыл малае кайчандыр омтылган биеклекләренә ирешә алмаган булыр иде», — дип язган Элвин Грей.

Элвин Грейның инде «Башкортостан Республикасының атказанган артисты» һәм «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемнәре бар.

Радик Юльякшин иҗат карьерасын 14 яшендә башлый. 2012 елда ул стадионда София Ротару белән чыгыш ясый. Тиздән җырчы Григорий Лепсның кавер-конкурсында җиңеп, бөтенроссиягә танылу ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев