Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарып, классик имтиханнарны кайтарырга тәкъдим иттеләр

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин.

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга һәм классик дәүләт имтиханнарын кайтарырга тәкъдим иттеләр. Берьюлы берничә партия депутатлары әзерләгән закон проектын Дәүләт Думасына тапшырырга ниятлиләр. Ул хупланган очракта, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» гы федераль законга төзәтмәләр кертеләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Билгеләп үтелгәнчә, дәүләт имтиханнарын төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр иде.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин. Агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылган БДИ аны биргән вакыттан соң дүрт ел гамәлдә була, ягъни югары уку йортлары аларны кабул итәчәк.

Парламентарийлар (закон проекты инициаторлары) билгеләп үткәнчә, Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә даими рәвештә «җәнҗаллар һәм фаҗигаләр» килеп туа. Нәкъ менә шуңа күрә дә белемнәрне тикшерүнең әлеге төрен гамәлдән чыгарырга һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенең иске форматын кире кайтарырга кирәк.

Депутатлар искәрткәнчә, кайбер укучылар БДИ аркасында хәтта үзләренә кул салуга кадәр барып җитә. Моннан тыш, БДИны үткәрү һәм тапшыру дәүләттән һәм ата-аналардан (шул ук репетиторларга) шактый чыгымнар таләп итә.

Авторлар әйтүенчә, БДИ чыгарылыш укучыларын тест сорауларына гына җавап бирергә өйрәтә, аның фикер йөртү сәләтен үстерми. Имтихан — ул формулалар һәм сүзләрне истә калдыруны түгел, ә аналитик белемнәрне һәм логик фикерләүне тикшерү, дип саный фракция әгъзалары.

Моның нәтиҗәсе буларак, БДИ кризиска һәм белем бирү сыйфатының түбәнәюенә китерде, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының максаты — белем алу түгел, ә дәүләт имтиханын бирү. Шул ук вакытта, мондый тикшерү укучыларның иҗади потенциалын ачмый һәм нормаль уку программасын үзләштерүгә мотивация уятмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев