Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Банклар мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтарачак

Канун рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел узгач үз көченә керәчәк.

Дәүләт думасы банкларны клиентка ул аферистларга күчергән акчаны гариза алганнан соң 30 көн эчендә кайтарырга мәҗбүр итүче закон кабул итте, дип яза «Шәһри Казан» сайты. 

Клиент акча күчерүгә ризалык бирсә дә, әгәр «ачыктан-ачык алдау» күренсә, банк барыбер акча күчерүне туктатырга тиеш булачак. Үзәк Банк моны алдакчылар кулланучы база ярдәмендә билгеләячәкләр. Әгәр банк, клиентның ризалыгы белән дә, акчаны шушы счетларның берсенә күчерсә, аңа акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. 

Канун рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел узгач үз көченә керәчәк. Бу вакыт эчендә мәгълүмат алмашуның барлык яклары үзләренең автоматлаштырылган системаларын һәм бизнес-процессларын камилләштерәчәк.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу яңалык банк хезмәтләренең кыйбатлануына китерергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев