Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

8 һәм 9 ноябрьдә Түбән Каманың кайбер объектлары салкын сусыз калачак

Киләсе атнада магистраль челтәрдә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Түбән Каманың 36 нчы микрорайонындагы Субай коттеджлар бистәсендә салкын су бетеп торачак.

Бу хакта «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ хәбәр итә.

 8 ноябрьдә 8.00-19.30 сәгатьләрдә Олы Афанас авылында һәм «Ролис» автомойкасында салкын су бирү туктатыла.

8-9 ноябрьдә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, капиталь ремонттан соң яңа торбаларны тоташтыру сәбәпле, Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге, Түбән Афанас һәм Борок авыллары, Көньяк урамындагы автомойкалар, Субай бистәсе, «Корабельная роща», «Чайка», «ОРСИС-Агро» һәм «Биологик чистарту корылмалары» салкын сусыз калачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев