Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

7 яшьлек бала карбыз ашаганнан соң үлгән

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кемерово өлкәсендә 7 яшьлек бала карбыз ашаганнан соң үлгән. Аның сигез яшьлек абыйсын табиблар коткарып калган. Икесе дә бик нык агуланган, дип яза «Шәһри Казан».

8 июнь көнне Анжеро-Судженск шәһәрендә яшәүче яшь гаилә кибеттән карбыз сатып ала. Ике көн үткәннән соң балалар карбыз белән сыйланырга була һәм шуннан үзләрен начар хис итә башлыйлар. Малайларны хастаханәгә салырга туры килә.

Эчәк инфекциясе аркасында 7 яшьлек малайның баш мие шешенгән һәм организмы нык сусызланган, ул комага киткән. Авыр хәлдәге баланы санавиация белән Кемерово хастаханәсенә алып киткәннәр. Малай аңына килә алмыйча хастаханәдә үлгән. 

Олы абыйсының эчәклегенә бик нык зыян килгән, ул әле дә хастаханәдә, хәле уртача авырлыкта.

Хәзер төбәктә эпидемиологик тикшерү бара. Карбыз сатып алынган кибеттән һәм челтәрнең башка нокталарыннан тикшерү өчен әлеге продукция алынган. Экспертиза үткәрелә.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ачыкланганча, кибеттән сатып алганнан соң, әлеге карбызны балаларның дәү әнисе чәчәк кибетендәге суыткычта саклаган. Экспертлар әлеге фактны да исәпкә алачак. Тикшерү версиясе буенча, мондый агулану башка сәбәпләр аркасында да булырга мөмкин. 

Карбыз сатылган кибет директоры үз продукциясенең сыйфатына тулысынча ышануын белдергән. Аның сүзләренчә, азык — төлек контроле барлык этапларда да алып барыла, соңгы көннәрдә карбызларны бик күп сатканнар-беркем дә шикаять белән мөрәҗәгать итмәгән. Үлгән баланың әти-әнисе суд-медицина экспертизасының төгәл нәтиҗәләрен көтә.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев