Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

55% ка арткан. Россиядә кайсы товар барысына караганда тизрәк кыйммәтләнә

Сабын, теш пастасы өчен бәяләр туктаусыз үсә.

Росстатта Россиядә нинди товарлар һәм хезмәтләрнең кыйммәтләнүе, кайсылары, киресенчә, очсызлануы турында сөйләделәр, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Мәгълүматлар 2022 елның декабрь ахыры белән 2021 елның декабрь ахырына чагыштырыла.

Мисырда ял итү берьюлы 159,7% ка кыйммәтләнгән. Аннан соң Төркиядәге ял. Ул — 118,6%ка арткан, Гарәп Әмирлекләренә бару — 73,6%ка кыйммәтләнгән. Хәтта илдәге документларның күчермәсен алу да хәзер 48,1% ка кыйммәтләнде.

Товарлар арасында бәясе кисәк артканннар арасында иң алдынгы урыннны йод алып тора — 55,2%. Аннан соң шырпы — ул 50,6%ка арткан, сабын — 44,2%ка һәм хатын — кызлар өчен гигиена чарасы — 43,5%.

Россиядә яңа кәбестә иң тиз очсызлана — 53,6%. Алга таба газ мотор ягулыгы — 35%, аннан соң бәрәңге — 31,5%.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев