34 нче микрорайондагы юлда ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, түбәнкамалыларны машиналарын башка урыннарга күчереп куюларын сорыйлар
22 августта 5.00 сәгатьтә Түбән Камада 38 нче мәктәп һәм 100 нче балалар бакчасы арасындагы юлда асфальт җәю эшләре башкарылачак.
Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автомобиль хуҗаларын ремонт вакытында әлеге юлдан машиналарны башка урынга күчерүләрен сорыйлар.
Калган автомобильләр эвакуацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев