Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

«2023 елның июне XXI гасырның иң куркыныч ае булачак». Синоптиклар россиялеләрне кисәтә

Быел җәйнең беренче ае XXI гасырның башка елларыннан бик нык аерылып торачак.

Синоптиклар 2023 елның июнь аена һава торышы турында сөйләделәр. Быел җәйнең беренче ае XXI гасырның башка елларыннан бик нык аерылып торачак, дип яза «Ватаным Татарстан» PRIMEPRESSка сылтама белән.

Июнь аенда күп төбәкләрдә искиткеч эссе булачак. Югары күрсәткечләр май ахырында теркәлә башлаячак. Июнь башында үзәк Россиянең күп кенә төбәкләрендә температура 30 градуска җитәчәк. Ә Воронеж һәм Липецк өлкәләрендә термометр баганалары +35 градуска җитәргә мөмкин.

Россиянең төньяк-көнбатыш өлешен дә көчле эсселек урап узмаячак. Санкт-Петербургта, Карелиядә, Псков һәм Новгород өлкәләрендә температура нормадан югарырак булачак, көчле җил көтелә.

Июньнең икенче яртысында яңгыр, яшен һәм җилле булыр, аның тизлеге секундына 25 метрга җитәчәк дип фаразлана, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев