Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

10 сентябрьдә шәhәрдә «Верую» Стахеев фестивале узачак

Түбән Камада «Верую» дип исемләнгән бишенче Регионара Стахеев фестивале була.

Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальда, шәһәрнең иҗат төркемнәре һәм җырчыларыннан тыш, республиканың башка шәһәрләреннән кунаклар катнашачак.

Чарада, шулай ук, «Халык җаны аның иҗатында» халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе, традицион һәм заманча һөнәрләр буенча мастер-класслар, Түбән Кама рәссамнарының «Русь Православная» картиналары күргәзмәсе, «Стахеевская беседка» фотозонасы, рус аш-суы һәм балалар мәйданчыгы була.

Стахеев фестивале 10 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә Кызыл Чишмәнең бистәсенең Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе территориясендә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев