Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Зәңгәр шәлем

Хәтер йомгагымны сүтеп Йомшак җептәншәл бәйлим... Кадерле әнием мине бу якты дөньяга 1994 елның 1 августында - җәй үзенең яшеллеген алтын төскә алмаштыра башлаган бер чорда тудырган. Мин үзем Аксубай кызы буламын. Бәләкәй чакта ук, җыр-бию, шигырь язу, чигү, бәйләү - яраткан шөгыльләрем иде. Беренче башмагымны унбер яшьтә бәйләдем. Минем...

Хәтер йомгагымны сүтеп
Йомшак җептәншәл бәйлим...
Кадерле әнием мине бу якты дөньяга 1994 елның 1 августында - җәй үзенең яшеллеген алтын төскә алмаштыра башлаган бер чорда тудырган. Мин үзем Аксубай кызы буламын. Бәләкәй чакта ук, җыр-бию, шигырь язу, чигү, бәйләү - яраткан шөгыльләрем иде. Беренче башмагымны унбер яшьтә бәйләдем. Минем өчен аның нинди зур сөенеч булганын белсәгез иде!
Әйтергә онытып торам, бәйләү осталыгын мин дәү әниемнән һәм апамнан өйрәндем. Аларга моның өчен бик тә рәхмәтлемен.
Бүгенге көндә Түбән Камада яшим. Бу шәһәр мине үзенең яшеллеге, матурлыгы белән җәлеп итте. Дүрт ел буе Түбән Кама педагогия колледжында белем алдым.
Хәзерге вакытта 93нче «Әллүки» балалар бакчасында яшь тәрбияче булып эшлимен! Үз эшемне, самими күңеле балаларны яратам. Шәлләр һ.б. бәйләгәндә, күңелемдә шигъри юллар туа:
Йомшак кына җемелдиләр
Йолдызлар кышкы кичтә.
Зәңгәр шәлем иңнәремдә -
Карашың һаман истә...
Резедә ТӨХБӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев