Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Уенчык та бәйлим

Түбән Кама районының Югары Чаллы авылы кызы мин. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы училищеда рәссам-бизәүче белгечлегенә укыдым. 1992 елда туган авылыма кайтып, балалар бакчасына эшкә кердем. Бүгенге көндә дә Югары Чаллыдагы «Алтынчәч»тә тәрбияче ярдәмчесе булып эшлим. Иң беренче кул эшем - училищены тәмамлагач сарык йоныннан бәйләгән кофта. Вакытымны бушка уздырырга яратмыйм. Телевизор...

Түбән Кама районының Югары Чаллы авылы кызы мин. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы училищеда рәссам-бизәүче белгечлегенә укыдым. 1992 елда туган авылыма кайтып, балалар бакчасына эшкә кердем. Бүгенге көндә дә Югары Чаллыдагы «Алтынчәч»тә тәрбияче ярдәмчесе булып эшлим.
Иң беренче кул эшем - училищены тәмамлагач сарык йоныннан бәйләгән кофта. Вакытымны бушка уздырырга яратмыйм. Телевизор караганда да кул эше тотам. Кызым Исламиягә, улларым Илхан һәм Исламга да төрле-төрле уенчыклар бәйләп бирдем. Хәзер телевизорда күргән мультфильм геройларын бәйләргә заказ бирәләр.Кияүгә чыкканда, килен бүләге итеп - иремә һәм аның туганнарына 4 түбәтәй чигеп бүләк иттем.
Газиз әниемә, яраткан апама шәлләр, кофталар, күлмәкләр, кофталар бәйлим. Үземә дә яңадан-яңа фасоннар уйлап табып бәйлим. Кибеттән кием алганым юк диярлек. Ап-актан үземә җәйге пәлтә бәйләп кидем. Җылы да, матур да һәм үзенчәлекле дә.
Осталыгым әткәй белән әнкәйдән киләдер. Әткәем бар эшне дә үзе башкара, кешегә ялынып тормый. Әти белән әни өйне дә үз куллары белән икәүләп күтәргәннәр. Әнием без кечкенә чагында күлмәкләрне үзе тегеп, матур-матур кофталар, оекбашлар бәйләп кидерә иде.
Гөлнур ГӘРӘЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев