Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

«Туган як»тан бүләк» конкурсы

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Узган елларда булган күркәм гадәтне дәвам итеп, 2018 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларга да конкурс тәртибендә бүләкләр бирәчәкбез. Конкурсның исемен үзгәртеп тормадык, узган елдагыча, ул «Туган як»тан бүләк» дип атала.

Конкурсның шартлары түбәндәгечә: анда «Туган як» газетасына икенче ярты-еллыкка язылучылардан теләгән һәркем катнаша ала (квитанциягез булу мәҗбүри). Моның өчен газетабызның шушы санында басылып чыккан купонны тутырып һәм «Туган як»ка язылу турындагы квитанциягезнең копиясен редакциягә илтеп бирергә, почта яки электрон почта аша җибәрергә кирәк. Шулай булганда гына конкурста катнашучылар исемлегенә кертеләчәксез.
Бүгенге көндә конкурска куелган призлар исемлегендә 30 лап әйбер тупланды. Шушы бер ай эчендә редакциянең бүләкләр фондын тагын да арттырырга теләк белдерүчеләр булса, рәхим итегез! Иганәчеләр ярдәмен без беркайчан да кире какмыйбыз. Әйберләр (сувенир, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, картиналар, китаплар һ.б.) бик кыйммәт булсын, димибез, тик аларның кулланылмаган һәм яңа булулары шарт.
2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен «Туган як»тан бүләк» конкурсы июль аенда уздырылачак (төгәл көнен соңрак язарбыз). 
Язылу бәяләрен исегезгә төшерәбез: газетаны йорт адресыгызга китерү өчен тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга) – 672 сум, җомга саннарына гына – 555 сум. Альтернатив язылу бәясе (редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга  – 350 сум, үзегезгә якын башка урыннардан килеп алучыларга 400 сум тәшкил итә. Почтага барып язылучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) – тулы комплект (сишәмбе һәм җомга саннарына) 597 сум 18 тиен, җомга саннарына  –  505 сум 50 тиен.
2018 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылырга бер айдан азрак вакыт калды. Әгәр әлегә кадәр нинди дә булса сәбәпләр белән өлгермәгән булсагыз, язылуны соңгы көнгә кадәр кичектермәгез, хөрмәтле укучыларыбыз! Газетага да язылып, «Туган як»тан бүләк» конкурсына да катнашсагыз, язылуга тоткан акчагызны откан бүләк исәбенә тулысынча яки өлешчә каплау мөмкинлеге барын да онытмагыз!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев