Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Игътибар: конкурс!

Түбәнкамалылар Россия күләмендә иң яхшы Яңа ел чыршысы конкурсында катнаша

Онлайн тавыш бирү 12 гыйнвар 23:59 сәгатькә кадәр бара.

Түбән Кама «Россия чыршылары» конкурсында катнаша. Шәһәребезне Кайманов урамы, 11 нче йорт ишегалдындагы яңа ел чыршысы тәкъдим итә.
Халык күршеләренә шатлык бүләк итү өчен берләште һәм үз микрорайоннарында чын Яңа ел могҗизасы тудырды. Түбәнкамалылар чыршыны, ишегалдын һәм подъездларны бизәү белән актив шөгыльләнделәр, үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен бәйрәм кәефе булдырдылар.

Конкурс бөтен ил буйлап уза, ул бик күп катнашучыларны җыйды, алар җирле осталар эшләнмәләре белән бизәлгән һәм төбәкләрнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырган Яңа ел чыршыларының оригиналь проектларын тәкъдим иттеләр.

Онлайн тавыш бирү 12 гыйнвар 23:59 сәгатькә кадәр бара. Конкурс финалына 37 номинация проекты арасында иң күп тавыш җыйган чыршы чыга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев