Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбәнкамалылар кычкырып укуда ярыша алачак

Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

17 февральдә Түбән Камада кычкырып уку буенча халыкара чемпионат узачак. Чара Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә оештырыла.

Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Төп таләп — сәнгатьле итеп укый белү.

«ОТКРОЙ РОТ» чемпионаты гади кагыйдәләр буенча үткәрелә — катнашучылар әзерлексез рус телендә проза һәм шигырьләр укыйлар, ә жюри алты баллы шкала буенча чыгышларының техникасын һәм артистлыгын бәяли. Өч турның суммасы буенча өч финалист билгеләнә. Алар арасында жюри җиңүчене сайлый.

Шәһәрләрдәге сайлап алу этапларында җиңүчеләр конференция финалына чыга. Катнашу өчен чемпионат сайтында теркәлергә кирәк. 
Сәгать 17дә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев