Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбәнкамалылар «А у нас во дворе» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

Катнашуга гаризаны 30 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

«А у нас во дворе» беренче Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Анда Түбән Кама халкы да катнаша ала, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Конкурсның төп бурычы — йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау, яшелләндерүгә ярдәм итү һәм бу процесска яшьләрне җәлеп итү.

Дүрт яшь төркеме каралган: 10-13 яшь, 14-17 яшь, 18-35 яшь, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәк. Катнашучылар шәһәр мохитен, ишегалдын төзекләндерү концепциясен тәкъдим итә, архитектура яки дизайнерлык проектын эшли ала.

Иң яхшы тәкъдимнәр Россия җитештерүче компанияләренә тәкъдим ителәчәк.

Катнашуга гаризаны 30 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне декабрьдә игълан итәчәкләр, ә бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев