Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Игътибар: конкурс!

Түбән Камада «Геройлар истәлегенә тугры» иҗади бәйге старт алды

Әлеге конкурсны уздыру нияте безнең шәһәрдәшләр командасы «Абилимпикс» чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, 12 призлы урын яулап кайтканнан соң барлыкка килде.

Түбән Камада МХО сугышчыларын, аларның гаиләләрен һәм үзиреклеләрне берләштергән иҗади бәйге старт алды. Фестивальнең сайлап алу туры «Мирас» мәдәният йортында узды. 

Әлеге конкурсны уздыру нияте безнең шәһәрдәшләр командасы «Абилимпикс» чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, 12 призлы урын яулап кайтканнан соң барлыкка килде. Һөнәри осталыкларын түбәнкамалылар югары дәрәҗәдә исбатлый алды. Ә иҗади бәйге аларның сәләтләрен тагын да ачып күрсәтүче бер чара буларак тәкъдим ителгән иде. Һәм бу чынлыкта да шулай булды. 

«Геройлар истәлегенә тугры» иҗат бәйгесендә катнашырга 44 кеше теләк белдергән. Алар өчен берничә номинация каралган иде. Катнашучылар җыр, нәфис сүз, театр осталыгында көч сынаштылар, шулай ук кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. 

Һәрбер чыгыш бу көнне йөрәккә үтә торган булды. Ватанпәрвәрлек, сугышчыларның батырлыкларын данлау, туган якны сагыну белән сугарылган чыгышларны тыныч кына карап булмый, үзеннән үзе күзгә яшьләр килә. 

«Боевые ордена» җырын башкарган Юлия Заитова үз чыгышын сугышта вафат булган бабасына багышлады. Ә хәзерге вакытта МХО зонасында аның әтисе хезмәт итә икән. «Минем әтием, үз атам булмаса да (ул сеңлебез белән икебезне дә кызлыкка алды) минем өчен бик якын һәм кадерле. Ул бик тә олы йөрәкле, изге күңелле, көчле рухлы кеше. Үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте һәм ул инде ике ел ярым шунда ватаныбыз өчен көрәшә», — ди Юлия. 

Махсус хәрби операция сугышчылары бәйге өчен видеороликлар җибәргән иделәр. Бу көнне яңгыраган бик күп чыгышлар хәбәрсез югалган яисә һәлак булган сугышчыларга багышланды. 

«Изге йөрәкләр» волонтерлар төркеменнән бәйгедә 8 кеше катнашкан. Алар арасында улы МХО зонасына киткән Ләйсән Мирзанурова да бар иде. «Инде сигез ай ярым улымнан хәбәр юк. Элемтә өзелгәч, мин аңа хатлар яза башладым, куен дәфтәремә күңелемдә булганның барысын да теркәп барам. Миңа шулай бушангач җиңелрәк булып киткән кебек. Шуңа күрә бәйгедә ул хатларның берсен укырга булдым. Җиңел түгел иде, тыным кысылды, ләкин үз кичерешләремне халыкка җиткерә алдым дип уйлыйм. Тамашачыларның, хәтта татарча белми торганнарының да күзләре яшьләнде. Кызганыч, хәзерге вакытта МХОга битараф калучы кешеләр дә бар. Алар аның җитдилеген аңлап бетермиләр. Ә менә мондый бәйгеләрдә катнашучылар халыкка үзләренең җан әрнүен җиткерәләр, бәлки шулай без кешеләр күңеленә үтеп керә алырбыз», — ди Ләйсән ханым. 

Чыннан да, күңелләрне айкап чыгара торган чыгышлар иде барысы да. Номерларны җюри әгъзалары бәяләде. Ләкин биредә төп максат иңиң яхшыларны билгеләү түгел. Бу бәйге — талантлар ярышы гына булып калмыйча, үз-үзен кызганмыйча безнең иминлек һәм тынычлык сагында торучы солдатларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге, аларның батырлыкларына дан җырлау. МХО сугышчылары, аларның гаилә әгъзалары, волонтерлар өчен бу сәнгать аша үз хисләре, кичерешләре белән уртаклашу өчен мәйдан булып тора. 

Декабрь ае ахырында әлеге бәйгенең гала-концерты булачак дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев