Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбән Камада «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды

Муниципаль этапта алты гаилә династиясе катнашты.

«Ковер» Яшьләр үзәгендә «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды. Аны Түбән Кама шәһәр архивы ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә оештырды, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Муниципаль этапта алты гаилә династиясе катнашты: Гайнемхаметовлар, Башиннар, Мөбарәкшиннар, Ерёминнар, Нуриевлар һәм Божковлар.

«Буыннар хәтере һәр кеше тормышында бик мөһим. Хәтер аша нәселнең никадәр көчле, халыкның һәм безнең тирәдә яшәүче кешеләрнең көчле булуын белербез», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гайнемхаметовлар гаиләсе алды. Алар Түбән Кама муниципаль районын зона этабында тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль гаилә элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту максатыннан ел саен үткәрелә. «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестивале өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика этабы.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X