Түбән Камада «Ел укытучысы» конкурсы башланды
Конкурс өч турда уза, соңгы сынау 25 ноябрьгә билгеләнгән.
Түбән Камада «Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы старт алды. Бу хакта Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Педагоглар үзләренең осталыкларын дүрт номинациядә күрсәтәчәк: «Ел укытучысы», «Ел ачылышы», «Иң яхшы туган тел укытучысы», «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче иң яхшы укытучы».
«8 нче мәктәптә укытучылар «Иң яхшы туган тел укытучысы» номинациясендә үз осталыкларын күрсәтә. Ә «Адымнар» гимназиясендә «Ел ачышы» номинациясендә яңа йолдызлар кабына», — диелә мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте язган хәбәрдә.
Конкурс өч турда уза, соңгы сынау 25 ноябрьгә билгеләнгән. Беренче һәм икенче урыннарны алган укытучылар «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабына җибәрелә.
Фото: t. me/shkolaNizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев