Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбән Камада балаларны яклау көнендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча гаилә конкурсы узачак

Катнашу өчен 8 (987) 419-23-98 номеры буенча гариза бирергә кирәк.

1 июньдә Түбән Камада юл тематикасына «Кагыйдәләр буенча йөр» («Рули по правилам») дигән гаилә конкурсы үткәреләчәк. Бу хакта Түбән Кама ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, шулай ук «Автошәһәрчек» педагоглары чарада катнашучылар өчен күңел ачу-өйрәнү программасы әзерләде. Балалар һәм аларның әти-әниләре викториналарда катнашачак, ребусларны чишәчәк һәм тизлеккә паззллар җыячак, төрле сорауларга җавап бирәчәк. Болар барысы да җәйге каникуллар алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиңел, уен формасында кабатларга ярдәм итәчәк.

Катнашу өчен 8 (987) 419-23-98 номеры буенча гариза бирергә кирәк. Катнашуга дүрт кешедән: ике өлкән һәм ике баладан торган гаиләләр чакырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев