Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Игътибар: конкурс!

Түбән Камада «Автобабай» һәм «Автоәби» конкурсы узачак

Ярышларны шәһәр дәүләт автоинспекциясе оештыра.

27 сентябрьдә Түбән Камада автомобильчеләр өчен «Автобабай» һәм «Автоәби» конкурсы узачак. Ярышларны шәһәр дәүләт автоинспекциясе оештыра.

Конкурста B категориясе булган машина йөртүчеләр, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала.

Конкурста катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм авто белән идарә итү осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.

Гаризалар электрон почтага яисә ГАИ бинасында (Студентлар урамы, 25а, 309 һәм 312 нче кабинет) кабул ителә.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев