Түбән Камада 10 февральдә «Леди национальность» конкурсына гаризалар кабул ителә башлый
Бәйге Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Түбән Камада 10 февральдә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Леди национальность» муниципаль конкурсына гаризалар кабул ителә башлый.
Гаризалар 28 февральгә кадәр оештыру комитетының ddn-metod@mail. ru электрон почтасына кабул ителәчәк. Гаризаларны «Леди национальность» конкурсы билгесе белән җибәрергә кирәк. Конкурс өч этапта уза. Финал чыгышларны 6 мартта Халыклар дуслыгы йортында карарга була.
Конкурста катнашучылар өчен ике бирем каралган:
- «Мин — үз халкымның кызы!» — халыкның тарихын, үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен, туган телне белүне чагылдырган иҗади визит карточкасы (2 минутка кадәр);
- «Талантлар конкурсы» — теләсә кайсы жанрда (бию, җыр, нәфис сүз һ.б.) милли киемдә, патриотик тематикада чыгыш (3 минутка кадәр). Иҗади номерны күрсәткәндә җыр һәм текстларны бары тик милли телдә башкару таләп ителә.
Финал вакытында жюри җиңүчеләрне сайлап алачак, алар дипломнар белән бүләкләнәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев