Түбән Кама районы авыл җирлекләре арасында «Авыл энҗесе» конкурсы башланды
Җиңүчеләр мәдәният учреждениеләрен үстерүгә акчалата бүләкләр алачак.
Түбән Кама районының 60 еллыгына «Авыл энҗесе» конкурсы старт алды. Конкурсның максаты — халыкның иҗади потенциалын үстерү, мәдәни мираска һәм традицияләргә хөрмәтне ныгыту, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары һәм СВО истәлеген саклау.
Моннан тыш, конкурс авыл мәдәниятенә һәм аның эшлеклеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс кысаларында авыл җирлекләре үзләренең уникаль мәдәниятен һәм тарихын тематик күргәзмәләр аша күрсәтә алачак.
Җиңүчеләр мәдәният учреждениеләрен үстерүгә акчалата бүләкләр алачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев