Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Теләсәгез, өйрәтәбез

Рәсем ясау белән кечкенәдән үк мавыксам да, декупаж белән күптән түгел шөгыльләнәм. Һәр елны Менделеевскидагы коррекция мәктәбенә гуманитар ярдәм белән бара идек. Берсендә шәһәребездәге балалар техник иҗаты үзәгенә йөрүчеләр дә безнең белән барып, коррекция мәктәбендәгеләрне декупаж үзенчәлеге белән таныштырдылар. Кызыксынып карап торган идем, үзем дә өйрәндем. Аның өчен, тәлинкәләр, бизәкле...

Рәсем ясау белән кечкенәдән үк мавыксам да, декупаж белән күптән түгел шөгыльләнәм. Һәр елны Менделеевскидагы коррекция мәктәбенә гуманитар ярдәм белән бара идек. Берсендә шәһәребездәге балалар техник иҗаты үзәгенә йөрүчеләр дә безнең белән барып, коррекция мәктәбендәгеләрне декупаж үзенчәлеге белән таныштырдылар. Кызыксынып карап торган идем, үзем дә өйрәндем.
Аның өчен, тәлинкәләр, бизәкле салфеткалар, рәссам-нар куллана торган киң пумала, ПВА келәе (төзелеш өчен яраклысы), суга бирешми торган эмульцион буяу, акрил контур һ.б. кирәк. Әгәр дә йомырка кабыгы вагы, бисер һ.б. кулланасың икән, бер тәлинкәне декупаж белән бизәү өчен 3-4 көн вакыт җитә. Декупаж өчен бизәкле салфетка нигез итеп алына. Фантазияңне эшкә җигеп, рәсемен өстәп ясыйсың, буяп та куясың...
Декупаж серләренә төше-нергә теләүчеләрне «Туган як»ның юбилеена багышланган кичә алдыннан театр фойесында оештырылачак мастер-класста Юлия белән бергәләп өйрәтә алабыз. Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 5б классында укучы кызым Юлия дә декупаж белән мавыга.
Икенче бер рухи шөгылем - бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре үстерү. Өйдә йөзләп гөлем бар. Бегонияләрем генә дә алты төрдә, фикусларым бик күп. Бальзамин һәм ахименеслар җете төстәге чәчәкләре белән балкыйлар. Орхидеям шәмәхә чәчәк атып утыра. Розаларым да бар. Яранны кышка гына өйгә алып кайтам, яздан алып бакчада үстерәм. Бакчада да яшелчә түтәлләрен чәчәкнеке белән арлаштырам. Унҗиде ел инде, көн саен фитнеска йөрергә дә вакыт табам. Әгәр тормыштан ямь табып яшәсәң, барысына да өлгерәсең.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X