Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Татарстанлыларны «Бөек Җиңү Геройлары» конкурсында катнашырга чакыралар

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала.

«Бөек Җиңү Геройлары-2024» 10нчы бөтенроссия еллык әдәби конкурсы башланып китте. Бәйгенең максаты — совет солдатларының каһарманлыгы һәм Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекне саклап калу һәм мәңгеләштерү, дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган әдәби әсәрләр, рәсемнәр, җырлар яки фотографияләр тәкъдим итәргә кирәк.

Тулырак мәгълүмат белән героивеликойпобеды. рф рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә танышырга мөмкин. Гаризалар 1 майга кадәр кабул ителә.

Конкурс Россия Язучылар берлеге, РФ Саклану министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Не секретно» нәшрият йорты ярдәмендә үткәрелә.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев