Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

«Сихри кыш» фотоконкурсы игълан итәбез

Кыш – һәрберебезгә могҗизалар, шатлыклар китерә торган ел фасылы. Тәрәзәләрдәге бизәкләр дә, тимераякта шуу да һәм, әлбәттә, кышкы табигать күренешләре: чиксез ак киңлекләр, кар белән капланган агачлар, кар көртләре – барысы да шатланырга сәбәп була ала. Бары тик тирә-ягыбыздагы матурлыкны күрә белергә генә кирәк!

Нәкъ менә шуның өчен ВК социаль челтәренең “Туган як” төркемендә "Сихри кыш" дигән фотоконкурс игълан итәргә булдык. Табигатьнең матурлыгын күрә белүчеләр, фотога төшерергә яратучылар, бу конкурс сезнең өчен!

2020 елның 17 февраленә кадәр tuganyk@yandex.ru электрон адресына фотоларыгызны (1 фото) җибәрегез. Үзегезнең исем, фамилиягезне, телефон номерыгызны күрсәтегез.
2020 елның 17 февраленнән 26 февраленә кадәр
https://vk.com/tugan_nk социаль челтәрдә  җиңүчене билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү булачак.
Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча 1 җиңүче билгеләнәчәк, һәм истәлекле бүләк алачак.

Сездән кызыклы, матур, якты фотолар көтеп калабыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев