Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Сабыйларга да өйрәтәм

Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем. Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем алдым. Шуны тәмамлагач, «Ал чәчәк» исемендәге 25нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Хәзерге вакытта ирем белән ике ул һәм бер кыз үстерәбез. Олы улым Әмир М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 2нче классында укый. Икенче улым Сәид балалар бакчасына йөри,...

Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем. Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем алдым. Шуны тәмамлагач, «Ал чәчәк» исемендәге 25нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Хәзерге вакытта ирем белән ике ул һәм бер кыз үстерәбез. Олы улым Әмир М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 2нче классында укый. Икенче улым Сәид балалар бакчасына йөри, 1нче класска барырга әзерләнә. Кызым Сылу, шулай ук, 25нче бакчага йөри.
Мин бик эшчән һәм тату гаиләдә үстем. Безнең гаилә җир эшләрен дә, кул эшләрен дә бик яратып башкара. Шуңа да, кечкенәдән үк бәйләргә һәм чигәргә өйрәнү бер дә авыр булмады. Башта кулъяулыклар, сөлгеләр чигүдән башлаган булсам, үсә төшкәч мендәр тышлары, картиналар чиктем. Кызыма күлмәк-кофталар, улларыма түбәтәй, бияләйләр бәйләдем.
Балаларга кием-салым бәйләү белән генә чикләнмим, күңел байлыгымны арттырырдай яңадан-яңа шөгыльләр өйрәнәм. Кәгазьдән - чәчәкләр, тозлы камырдан әйбер-кара әвәләп ясау серләрен үзләштереп, үзебезнең бакчада тәрбияләнүче сабыйлар өчен түгәрәк тә алып барам. Кул эшләренә осталык, халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен, әнием Гөлүзәгә мең-мең рәхмәтле. Әниемнең тырышлыгын күреп, осталыгына сокланып, киңәшләрен тыңлап үстем.
Лиана ДӘҮЛӘТШИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев