Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Паласка кадәр суктым

Паласка кадәр суктым Ике әбием дә тегүчеләр иде. Әнинең әнисе Мәсрүрәгә 11 яшендә үк тегү машиансы алып биргәннәр, ул авылда кешеләргә күлмәкләр текте. Авылыбызны икегә бүлеп агучы Бәрле елгасына кызлар белән кичкырын су коенырга барыр өчен, махсус озын күлмәккә кадәр теккән идем үсмер чагымда. Безнең Борындык авылы янында Зөя, Гөбнә...

Паласка кадәр суктым

Ике әбием дә тегүчеләр иде. Әнинең әнисе Мәсрүрәгә 11 яшендә үк тегү машиансы алып биргәннәр, ул авылда кешеләргә күлмәкләр текте. Авылыбызны икегә бүлеп агучы Бәрле елгасына кызлар белән кичкырын су коенырга барыр өчен, махсус озын күлмәккә кадәр теккән идем үсмер чагымда. Безнең Борындык авылы янында Зөя, Гөбнә (Бәрле исә авылны киегә бүлеп ага) шомырт чәчәкләре. Сиреннәр, ландыш чәчәкләре үсә. Чигү өчен өлгене шулардан алдым. Исле сабындагы Кармен сурәтен мәктәптә укыганда дәфтәргә ясап, аннары сөлгегә чиктем.

Кияүгә чыкканда бирнәлек итеп алып барыр өчен, 7 палас (өй озынлыгы 5 метр булгандыр инде) суктым Рәбига әбидән калган станокта. Булачак ирем килеп утырыр иде булышырга... Ирем шоферлыкка укыганда чигү иләге, мулиналар алып кайта иде. Үзебезнең Кайбыч ягы гадәте буенча, килен бүләге итеп, ирем яклап бар туганнарга да шадра сөлге чигеп тараттым.

Иске гамажны сүтеп тә, арка җылысы - җиңсез камзул бәйләп куя идем. Ыргак белән, шәлләр бәйләдем. Әле хәзер дә башмаклар бәйлим. Курткаларны да кечкерәйтеп тегеп кигездем балаларга. Кияүгә чыкканчы кызыма бар киемне дә үзем тектем.

1993 елда, тамыр чигү белән, үземә намазлык чиктем. Барысын да бисмилла итеп башлыйм да, күңелем тарта-тарта, акрынлап бәйлим. Кулымда - бәйләмем, янымда - догаларым, телевизорга текәлеп утырганым юк.

Диндәге кызлар кыйбатка яулык алганчы, кибеттән тукыма алып тегеп бәйләсеннәр, мин үзем шулай эшлим, чит-читенә челтәрләр куйгач, бик нәфис була. Хәрәкәттә - бәрәкәт бит. Яшьләр, буш аралары булганда, интернетта утырмасыннар, өйләренә бәрәкәт булырлык шөгыльгә өйрәнсеннәр иде. Барына шөкер итеп, бәрәкәте белән тотсыннар әйберне.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев