Мин үзем Болгар авылы кызы. Түбән Уратмага 1965 елда, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, юллама буенча, башлангыч класс укытучысы булып килдем. 8 ел - мәктәптә, 30 ел буе «Ландыш» балалар бакчасы мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Кечкенә чакта ук, күршедәге Миңнур апа янына кереп челтәр бәйләргә өйрәндем, ул бик бәйли...
Мин үзем Болгар авылы кызы. Түбән Уратмага 1965 елда, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, юллама буенча, башлангыч класс укытучысы булып килдем. 8 ел - мәктәптә, 30 ел буе «Ландыш» балалар бакчасы мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Кечкенә чакта ук, күршедәге Миңнур апа янына кереп челтәр бәйләргә өйрәндем, ул бик бәйли иде. Тар гына челтәр бәйләдем, берничә кикрикле итеп. «Кызым, бигрәк матур була», дип үсендерә-үсендерә, әни миңа 6 метр челтәр бәйләтте, түрләмәгә. Исемдә әле, 6нчы класста укыганда, Ширәмәт районының мәктәп укучылары арасында уздырылган чигү конкурсында беренче урынны алдым - 3 метрлы түрләмәне алып төшкән идем. Хәзер дә исән... Ул чагында курчаклы уены уйный идек. Бәләкәй чагымда әти «таш бәби» алып кайткач, оекка кадәр бәйләдем. Кызларым Илзирә һәм Илсөя дә шулай курчакка кием бәйләп үстеләр, хәзер дә бәйлиләр, чигәләр. Фотодагы ике мендәр тышымның рәсемен, чәйнек бизәгенә карап, кече кызым Илсөя ясап бирде. Олы балам бәләкәй чагында ук чигәргә өйрәнеп, мәктәптә чигү буенча беренче урынны алды. Үзенә шарф, башлык та бәйләде.
Башымдагы бу башлыкның бизәген, 38 ел элек, әнием Миңнебаяннан өйрәндем. Базарда берничә кеше сорагач, бәйләп тә бирдем. Әнием, сарык йоныннан башлык, перчатка бәйләп, базарда сата иде... Улым Илшатның хатыны Дания дә чигүгә бик оста. Севастопольдә, диңгез пехотасында хезмәт итүче оныгым Динарга кулъяулыгы чигеп биреп җибәрдем. Түбән Камада яшәүче олы оныгым Илназ Сахалинда хезмәт итте. Аңа да кулъяулыгы чиккән идем, уратып алып кайтты, хәзер өйләрендә эленеп тора.
Ирем Исхак, «чигәсең дә, чигәсең, кияүгә китәргә йөрисең бугай», дип, гел шаярта иде. Аңа, тузган саен, муенса да, свитер да бәйләдем. Кисәк вафат булды, 15 ел тула... Эшләп йөргән яшь чакта гомер ничек тә үтә, ансыз бик моңсу. Сагынганда, ярый, кул эше тынычландыра... Туганыбыз Марат белән киленебез Гөлшатның икенче малайларына атап башмак, башлык бәйләгән идем. Тапшыра алмыйм әле.
Рәйсә ЯКУПОВА.
Түбән Уратма авылы.
Нет комментариев