Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Конкурста катнашырга ашык!

Фотосурәт аерым бер мизгелне истә калдырырга ярдәм иткән кебек, халык санын исәпкә алуны да илне билгеле бер чорда фотога төшерү белән чагыштырып булыр иде.

Халык санын исәпкә алу – исәпкә алу – 2021

Илкүләм халык санын исәпкә алу уңаеннан, «Ил объективта» фотоконкурсы игълан ителде. Гаризалар быел 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гран-при 50 мең сум тәшкил итә. 
Эшләрне өч номинация буенча җибәрергә мөмкин. «Випинга илне күрсәт». Кошчык Випин – халык санын исәпкә алуның талисманы. Бу номинациядә катнашырга теләүчеләр үзләре яшәгән авылның яки шәһәрнең иң матур урынын фотога төшерә. Сурәттә кулдан ясалган яки санлы технологияләр кулланып урнаштырылган Випин булырга тиеш. Рәсемен ясасагыз да була.
«Традицияләрне саклыйбыз» номи-нациясендә төрле төбәкләрдә яшәүче кешеләрне матур образларда, шул исәптән милли киемдә, милли ашларны, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне төшерү сорала. 
«Гаилә альбомы» номинациясендә берничә буын вәкилләрен бер фотода төшерергә мөмкин. Һәр фотога карата кыскача аңлатма бирергә һәм номинациясен күрсәтергә онытмагыз.
Конкурста 18 яше тулган Россия гражданнары катнаша ала. Моның өчен алдан «ВПН-2020» (strana2020.ru) сайтында теркәлергә һәм махсус форманы тутырырга (конкурс эшенә сылтама күрсәтеп) кирәк. Фотолар Instagram социаль челтәрдә урнаштырыла, @strana2020 сылтамасы һәм #фотоконкурс_перепись хештегы күрсәтелә. Бер катнашучының эшләре өчтән артмаска тиеш.   
Җиңүчеләрне башта тавыш биреп, аннары жюри сайлавы буенча ачыклаячаклар.  Нәтиҗәләр, сайтта 15 ок-тябрьгә кадәр урнаштырылачак. Һәр номинациядә 25 мең, 15 мең һәм 10 мең сум күләмендә премия һәм дипломнар каралган.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев