Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Конкурсны йомгаклау

15 декабрь Чәй көне итеп билгеләп үтелгәнен искә алып, «Чәй яны — гаилә җаны» дип аталган конкурс игълан иткән идек.

Мәгълүм булганча, безнең татар чәй ярата һәм, әлбәттә, һәр татар кешесенең чәйгә карата берәр якты истәлеге булмый калмый. Моны безнең редакциябезгә килгән хатлар да раслый. Менә бүген без газетабыз почтасына килгән хатларның иң-иңнәрен сайлап алып, нәтиҗә ясыйбыз. 

Вәгъдә ителгән чәй һәм дипломны безгә чәй турында язып кына калмыйча, матур итеп видеога төшергән, безнең өчен махсус «Чәй бәйрәме» үткәргән Ләйсән Гәрәевага бирергә булдык. Шулай ук, газетабызның актив хәбәрчеләре Фәрит Вагыйзов, Кәүсәрия Шәйдуллина, «Кама таңнары» берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, газета укучыларыбыз Рузалия Гәрәева һәм Рамилә Сафинага да кечкенә генә бүләгебез — тәмле чәебез бар.

Бүләкләрне үз җаегыз белән редакциябез урнашкан Химиклар урамы, 64 А адресы буенча килеп алуыгыз сорала. 

Ә хәзер сезнең игътибарга безгә юлланган соңгы хат. 

«Бу теманы яптык» 
Бу кызык очрак минем ике туган энем белән булды. Аңа биш-алты яшьләр чамасы... Матур җәй көннәре бала-чаганы өйгә куып та кертеп булмый бит ул. Энем дә бик нык тамагы кипкәч кенә, өйләренә чәй эчәргә керә. 
Өстәлдә савыты белән бал күреп, зур калак белән тутырып бал каба. Тик бу бал түгел, гәрчис булып чыга шул. Авызы януга түзә алмаган энем шул ук өстәлдә торган әле шактый каты булган заварканы борыныннан гына авызына коя. Моны күреп алган әнисе кызык итеп, кунакка килгән һәр туганына Фәнис турында сөйли. Энекәшемә бу очрак бер дә кызык тоелмагандыр инде, чираттагы көлешүдән соң: «Әни, закрыли эту тему, и про заварку забудь», — дип әйтеп куя. Аның бу сүзе инде ничә еллар узса да, безнең телдән төшми. 

Әгәр сөйләшүне туктатасы, бәхәскә нокта куясы килсә, гел аның сүзен генә әйтәбез.

Флера Михеева, пенсионер. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев