Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

"Күңелем бизәге" конкурсына

Мин үзем, чыгышым белән, матур табигатьле Аксубай ягыннан. Институт тәмамлаганнан соң, гаиләбез белән Үзбәкстанга күченеп, анда биш ел тордык. Күңелләр һаман да туган якларга тарткач, Түбән Кама шәһәренә кайтып урнаштык. Аллага шөкер, эшләдек һәм шәһәр төзелгәч, квартирлы да булдык. Ә аңа кадәр Актүбәдә, будкада яшәдек. Түбән Камага килүгә, шин заводына...

Мин үзем, чыгышым белән, матур табигатьле Аксубай ягыннан.
Институт тәмамлаганнан соң, гаиләбез белән Үзбәкстанга күченеп, анда биш ел тордык. Күңелләр һаман да туган якларга тарткач, Түбән Кама шәһәренә кайтып урнаштык. Аллага шөкер, эшләдек һәм шәһәр төзелгәч, квартирлы да булдык. Ә аңа кадәр Актүбәдә, будкада яшәдек. Түбән Камага килүгә, шин заводына урнаштым, хәзерге «Шифалы» профилакториендә шеф-повар булып эшләргә дә туры килде.
Тормышыма зур кайгы килгәч, вакытсыз вафат булган кечкенә кызымны өзелеп сагынуым бераз басылмасмы, җаныма тынычлык табылмасмы дип, кул эшенә тотындым. Күңелемә тулган сагыш хисләреннән арынырга теләп, чигү һәм бәйләү белән юандым. Пенсиягә чыккач та, кулым бер дә бушап тормый, бакчадагы эшкә дә җитешәм. Халык җырларын сузып җибәрсәм дә, җаныма ял була.
Хәзерге вакытта тормышымнан канәгатьмен. Дөньялар тыныч булсын, яраткан газетабызны киләчәктә дә укырга язсын.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X