Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Кечкенәдән кул эшләре яраттым

Башлангыч классларда укыганда үзебез уйнаган курчакларга төрле-төрле күлмәкләр тегеп, бәйләп әллә нинди фасоннар уйлап таба торган идек, үсә-үсә шактый остарып җиттек. 9нчы сыйныфта укыганда мин инде хәйран матур бәйли идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, институтта укыганда бераз бәйләштергәләсәм дә, эшли башлагач кул эше белән утырырга вакыт җитмәде. Яраткан кешем Рамилгә кияүгә...

Башлангыч классларда укыганда үзебез уйнаган курчакларга төрле-төрле күлмәкләр тегеп, бәйләп әллә нинди фасоннар уйлап таба торган идек, үсә-үсә шактый остарып җиттек. 9нчы сыйныфта укыганда мин инде хәйран матур бәйли идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, институтта укыганда бераз бәйләштергәләсәм дә, эшли башлагач кул эше белән утырырга вакыт җитмәде. Яраткан кешем Рамилгә кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике малай (Раил һәм Эмил) алып кайттым. Балаларым тыныч булдылар, елап интектермәделәр. Балалар йоклаганда тик утырасы килмичә, бәйли башладым. Беренче иҗат җимешем итеп, үземә башлык бәйләп кидем. Таныш-белешләр матур дип мактагач, катлаулырак әйберләргә - кофталар, күлмәкләргә күчтем. Кул эше белән утыру шундый рәхәт - бәйләгән саен күңел үсә. Хәзер инде бер дә тик утырганым юк, якыннарыма күлмәкләр, балаларга төрле уенчыклар бәйлим. Кул эшләрем күңелгә бик якын булсалар да, үземдә калдырганым юк, өләшеп бетереп барам. Бүгенге көндә олы улым заказы буенча аңа да кофта бәйлим. Кул эшләре тынычландыра, сабырландыра. Минем өчен ул үзенә бер ял.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X