Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Кар чистарткыч һәм башка бүләкләр...

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте матбугатка иң актив язылучылар арасында «Газета-журналга язылган өчен кар чистарткыч, телевизор һәм башка призлар!» дигән акция игълан итте.

Әлеге призлар уйнату акциясендә катнашырга теләсәгез, 2023 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка һәм «ТАТМЕДИА» җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче тагын берәр журналга кимендә алты айга язылырга тиешсез. Язылу бәясен үзегезгә уңайлы ысул белән түләргә, аннан соң квитанцияләренең күчермәләрен (яки онлайн түләү турындагы өземтәне) 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресына җибәрергә яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына юлларга кирәк. Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» дип язып куярга онытмагыз.

Әлбәттә, катнашырга теләгән язылучылар, беренче чиратта, tatmedia.ru сайтына кереп, акциядә катнашучы матбугат басмалары исемлеге белән һәм акциянең җентекләп язылган шартлары белән танышырга тиеш.

Призларны 2023 елның 9 февралендә уйнату планлаштырыла.

«Туган як»ка да язылып, кар чистарткыч һәм башка кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев