Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Җитмеш бишкә җитсәм дә...

Бик бәләкәй көе, әнием Ольга Тупаеваның бизәкләренә карап, челтәр бәйли башладым. Чигәргә дә әнидән өйрәндем. Ул үзе Мартыш кызы, кул эшләренә бик оста иде. Кич утырырга йөри идек, ул чагында андый утыруларны өй саклау дип йөртә идек. Керосин яктысында, челтәр бәйләгәндә бер кичтә берәр кәтүк җеп бетерә идек... Яшь чагымда,...

Бик бәләкәй көе, әнием Ольга Тупаеваның бизәкләренә карап, челтәр бәйли башладым. Чигәргә дә әнидән өйрәндем. Ул үзе Мартыш кызы, кул эшләренә бик оста иде. Кич утырырга йөри идек, ул чагында андый утыруларны өй саклау дип йөртә идек. Керосин яктысында, челтәр бәйләгәндә бер кичтә берәр кәтүк җеп бетерә идек...

Яшь чагымда, бирнә өчен, баш-башын челтәрләп сөлгеләр, алмашка ике кат тәре яулыгы, карават япмасы чиктем. Бар күңелемне биреп, яратып эшләдем. Кызларым Нина, Надя һәм Ольгага да, бәләкәйдән үк, башлыклар һ.б. бәйләп кигездем. Алар кияүгә киткәндә дә, үзем чиккән бистәрләр (сөлгеләр), ашъяулыклар бирдем. Киленне каршы алганда, ипи тотып чыгарга дип, Надяның улы Денис өйләнүгә атап сөлге чиктем. Әле яңарак кына тәре яулыгы да чигеп куйдым. Бик күп итеп башмаклар, оекбашлар бәйләдем, бәйрәмнәрдә балаларга һ.б. бүләк итү өчен. Җитмеш бишкә җиттем дип, күңелсезләнеп утырырга арам юк, чигү һәм бәйләү күңелемә юаныч бирә.

Анна Храмова,

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев