Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Игътибар: “Туган як” газетасы Яңа ел бәйрәменә кагылышлы кызыклы конкурс игълан итә!

Бу өр-яңа конкурс “Маҗаралы Яңа ел” дип атала.

Конкурсның шартлары бик гади: үткән Яңа елларны каршылаганда нинди кызык хәлләргә юлыктыгыз, яисә кемнән дә булса ишеттегез, “Туган як”ка шуны кызыклы хикәя рәвешендә язып җибәрәсез. Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: әлеге конкурста 2021 елның беренче яртысы өчен “Туган як”ка язылучылар гына катнаша ала. Язмаларны редакциянең үзенә (Химиклар ур. 64 а) китереп бирергә яисә почта аша шул адреска җибәрергә мөмкин, шулай ук,  tuganyk@yandex.ru электрон почтасына җибәрә аласыз. Исем-фамилиягезне дә язарга онытмагыз. Иң кызыклы язмаларны “Туган як” газетасына урнаштырачакбыз.

“Маҗаралы Яңа ел” конкурсына киләсе 2021 елның февралендә йомгак ясалачак. Шулай булгач, әле бу Яңа ел бәйрәмендә дә маҗаралы хәлләр булмый калмас, дип ышанабыз. Шаккатыргыч, иң кызыклы, маҗаралы вакыйгалар турында язган авторларга бүләкләр дә тапшырачакбыз. Шулай итеп, конкурсны ачык дип игълан итәбез. Алга!

 Л.Заһретдинова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев