Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Яшел чәйгә — серле мәхәббәт

Гаҗәеп матур туган ягым Актаныш төбәгендә чишмәинешләр, елга-күлләр бихисап. Исемнәре дә бик кызык: Ыштанчык, Күпер колагы, Бәкелде, Киндер күле, Чәйлекүл... Һәрберсененең үзенчәлеге, үз тарихы бар.

Чәйлекүлдә чәй кайнап утыра дисезме? Юк, ялгышасыз. Минемчә, күл әйләнәсендә үскән карлыганның яфракларыннан һәм сары мәтрүшкәне учак өстендә корымнан каралып беткән чиләктә кайнатып, аның өстенә гөлҗимеш тамырын салып эзерләгән чәй хөрмәтенәдер... Шул Чәйлекүл янында яшь чакта әлеге дә баягы корымлы чәйник эчендә уха пешереп ашаган вакыт бүгенгедәй сыман хәтердә... 

Ә сез яшел чәй яратасызмы? Шәхсән үзем балачактан фил сурәте төшкән пачкадан куе итеп пешереп, сөтле кайнар чәй эчәргә яратам. Яшь чакларда еш сәяхәт кылганда Грузиядә беренче тапкыр яшел чәй эчеп карарга туры килде. Башта әллә ни ошамаган иде, әмма эссе вакытта сусауны яхшы басканына инандым. Ә ел саен бергә диңгез буена машиналар белән бергә бара торган иң якын дустым Назыйф җәй көне яшел чәйне термостан «эх» димичә дә литрлап бушатып куя... Кайдан анда яшел чәйгә шундый мәхәббәт? Шулай бервакыт диңгез буенда бамбук каплап корылган чатыр астында гаять эссе көнне сыра белән әз-мәз күңел ачып утырганда, тел төбен капшап карадым мин моның. Яшел чәйгә мәхәббәтенең тамырлары тирән булып чыкты...

— Беләсеңме, Фәрит дустым, теге 90 нчы елларның эшсезлек-акчасызлык чорларын? — дип башлап китте ул үзененең хикәясен. —Гаиләне ашатырга кирәк иде, шуңа күрә мин үземнең иске «Волга» да кеше ташып акча эшләргә маташтым. Хатыным киңәш бирде — базардан Казанга товар алырга баручы әби-апаларны йөртергә. Чынлап та бик уңайлы эш булып чыкты. Иртән таң тишегеннән дүрт түтәйне утыртып башкаланың «вьетнам» базарына китәсең. Алар товар сайлап йөргәндә берничә сәгать черем итеп алырга да өлгерәсең әле. Барысы да шәп, тик бер проблема туды. Казаннан әйләнеп кайтырга "волжанка"га бары 3-4 литр бензин җитми кала иде. Аның өчен генә заправкага кереп чират торасы килми иде. Җаен тәки таптым: 1,5 литрлы лимонад шешәләренә бензин тутырып, багажникның запас тәгәрмәче янына куеп йөртә башладым. Бер ай шулай "дозаправка"ны әбиләр ярты юлда үз йомышлары белән киткәндә бик тиз ясап йөрдем... 

Ә бер бик эссе шимбә көнне машинамның багажнигын артыгы белән тутырдылар. Хәтта арттагы "брызговик«лар асфальтка тиеп кайттылар. Мамадыш борылмасы тукталышында юлчыларым чыгып киткәч, бензобакка шешәләрне тиз-тиз бушаттым. Аннары юлны дәвам иттек. Тик Нократ күперен үтеп тауга менә башлагач, элек сәгать кебек эшләп йөргән машинама күз тиде: төчкерә башлады, арттан ниндидер аксыл-зәңгәр төтен чыга башлады... Туктап капотны ачып карадым — барысы да тәртиптә. Шулай да әкренләп көч-хәл белән кайтып җиттек. Базарда товарны бушаткач, бер әби миннән яшел чәй белән шешәсен таптыра. Багажниктан капшый торгач бер почмактан шешә тапты, тик никтер шикләнеп, бөкесен ачып иснәде дә йөзен чытты... Һәм шул вакытта минем башыма барып җитте — бензин урынына бакка мин әбинең яшел чәен салганмын икән.

Машина су белән йөрми диләр. Соңрак, бу вакыйга турында дус шоферларыма сөйләгәндә, болай дип аңлаттылар: иске «Волга» ларда бакта насос трубкасы өстәрәк урнашкан, чәй бензин белән кушылырга өлгермәгән, тик аның калдыкларын өскә кысып чыгарган. Мотор мескен шул калдык-постык белән шакылдамыйча кайткан әле.... Шул бик күптән булган вакыйгадан соң мин яшел чәйнең серле көченә ышана башладым,— дип тәмамлады Назыйф үзенең кыйссасын. Аннары: -Беләсеңме, бу эч күпертә торган сыра туйдырды инде. Әйдә киттек каһәр төшкән диңгез саунасыннан. Минем Мәсхүдәм бүген яңа пачка яшел чәй алып кайткан иде, бәлкем, ниһаять кешечә сусауны басарбыз ...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X