Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Игътибар: конкурс!

ЭКОлидер-2025 конкурсына гаризалар кабул итү ахырына кадәр 4 көн калды

Җиңүчеләр сайлап алыначак һәм 25 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы бүләкләү өчен сәхнәгә чыгачак.

15 ноябрьгә кадәр ТР Экология министрлыгы тарафыннан «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылган «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү гамәлдә.

ЭКОлидер булып әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган һәм табигатьне саклау буенча гамәлгә ашырылган проектлары яки идеяләре булган предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм журналистлар эшли ала. Җиңүчеләр сайлап алыначак һәм 25 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы бүләкләү өчен сәхнәгә чыгачак.

Конкурс номинацияләре:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен: су ресурсларын саклау, атмосфера һавасын саклау, калдыклар белән нәтиҗәле эш итү, экологик иминлек өлкәсендә иң яхшы проект.

Җирле үзидарә органнары өчен: Муниципаль берәмлекләр территориясендә һәм авыл җирлекләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар.

Экологик белем бирү өлкәсе өчен: мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, югары һәм өстәмә уку йортларында иң яхшы проект.

Педагоглар өчен: балалар бакчасында, мәктәптә һәм югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше.

ММЧ һәм блогерлар өчен: иң яхшы телесюжет, радиосюжет, электрон ММЧ материалы, матбугат басмаларында мәкалә, шулай ук иң яхшы экоблогер яки Видеограф исеме.

Җәмәгатьчелек өчен: иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен ике махсус номинация.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы билгеләп үтеләчәк.

Гаризаларыгызны 15 ноябрьгә кадәр электрон почтага җибәрергә була Eco.pros@tatar. ru яисә Татарстан Республикасы Экология министрлыгына Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75нче йорт адресы буенча алып килергә. 108 (экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге).

Фото: МЭПР РТ матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев