Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Дельфин, арыслан һәм кошчыклар

Бу дельфин - залны, кошчыклар - кухняны, ә арыслан йокы бүлмәсен бизи. Картиналарның зурларын берәр ел чигәм. Кечкенәләренә өч ай китә. Рәсемнәрен интернетта эзләп табып, ирем белән бергәләп сайлыйбыз һәм зурайтабыз. Һәр крестик схема буенча чигелә. Картиналарны страз белән дә ясыйбыз. Вак эш, әмма мавыктыргыч һәм вакыт ягыннан тизрәк тә....

Бу дельфин - залны, кошчыклар - кухняны, ә арыслан йокы бүлмәсен бизи. Картиналарның зурларын берәр ел чигәм. Кечкенәләренә өч ай китә. Рәсемнәрен интернетта эзләп табып, ирем белән бергәләп сайлыйбыз һәм зурайтабыз. Һәр крестик схема буенча чигелә. Картиналарны страз белән дә ясыйбыз. Вак эш, әмма мавыктыргыч һәм вакыт ягыннан тизрәк тә. Табигать күренеше дә чигә башладым да, тукталдым. Картиналар чигү дә - иҗат, аңа аерым бер илһам кирәк.
32нче мәктәптән соң, Чаллы педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамладым. 42нче бакчада тәрбияче булып эшлим. Тугыз яшьлек кызым Ләйлә рәсем ясый, кечкенәсе Кәримгә әле өч кенә яшь. Ирем Ленар «Камгэсэнергострой»да эшли.
Икебезнең дә әти-әниләр шәһәрдә яшәсәләр дә, чыгышлары белән Кызыл Чапчактан булгач, авылга гел кайтып йөрибез. Үз әнием Нәзирә - чигүче, ыргак белән дә бәйли. Аңа карап, кечкенәдән ук чигәм. Әнинең игезәге - шәһәрдәге китапханәдә эшләүче Нәзимә апа да крестик белән чигә. Чигү өчен картиналарны һ.б. аның белән дә сайлыйбыз...
Гаиләмдә тәмле итеп ашарга әзерләргә дә, өйне җыештырырга да, чигәргә дә җитешәм, чөнки аз йоклыйм.
Айгөл ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев