Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Чәчәкләр дөньясында

Мин 42нче "Алмагач" бакчасында тәрбияче булып эшлим. Хезмәтемне, балаларны бик яратам. Үз гаиләбездә дә өч бала үсә: игезәк улларыбыз Марсель белән Рафаэльгә - 16 яшь. Марсель - медицина, ә Рафаэль политехника колледжларында белем алалар. Өч яшьлек төпчек улыбыз Ранил "Алмагач" бакчасына йөри. Балаларым, үзем кебек үк, рәсем ясарга яраталар, бергәләп...

Мин 42нче "Алмагач" бакчасында тәрбияче булып эшлим. Хезмәтемне, балаларны бик яратам. Үз гаиләбездә дә өч бала үсә: игезәк улларыбыз Марсель белән Рафаэльгә - 16 яшь. Марсель - медицина, ә Рафаэль политехника колледжларында белем алалар. Өч яшьлек төпчек улыбыз Ранил "Алмагач" бакчасына йөри. Балаларым, үзем кебек үк, рәсем ясарга яраталар, бергәләп матур картиналар иҗат итәбез. Марсель гитарада да уйный әле.

Төрле-төрле төстәге кәгазьләрдән, тукымадан чәчәк бәйләмнәре ясап, туганнарымны, дусларымны, хезмәттәшләремне сөендерәм. Кулдан ясалган рәсемнәр һәм чәчәкләр тормышыма ямь, шатлык өсти.
Шуңа да конкурста үзем иҗат иткән картиналарым белән катнашырга булдым. Картиналарым "Чәчәкләр дөньясында" дип атала.

Үзем татар телен бар нечкәлегебелән белмәсәм дә, "Туган як" газетасын яратып укыйм. Бакчадагы хезмәттәшләрем белән, 2015 елга "Туган як" газетасына язылып куйдык. Газетадагы "Балалар почмагы" сәхифәсен ирем белән укыгач, фикерләшеп тә алабыз. Әнием Әнисә исә "Бакчачы" битен бик яратып күзәтеп бара, киңәшләрен дәфтәренә язып ала, бакча эшләрендә куллана.

"Туган як" газетасын һәр гаилә яздырсын иде, дигән теләктә калам һәм конкурста катнашучыларга уңышлар телим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев