Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Чәчәк вазасы бәйлим

Минзәлә шәһәре кызы мин. Сугыштан контузия алып кайткан әтием Иван 1954 елда ук вафат булды. Гаиләдә дүрт бала үстек. Унбер классны тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге техникумда белем алдым. 1976 елдан бирле Түбән Камада яшим. Кечкенә чагымда ук курчакларга матур-матур күлмәкләр тегә идем. Үземнең балалар тугач, аларга да кофталар, итәкләр, күлмәкләр, калфаклар,...

Минзәлә шәһәре кызы мин. Сугыштан контузия алып кайткан әтием Иван 1954 елда ук вафат булды. Гаиләдә дүрт бала үстек. Унбер классны тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге техникумда белем алдым. 1976 елдан бирле Түбән Камада яшим.
Кечкенә чагымда ук курчакларга матур-матур күлмәкләр тегә идем. Үземнең балалар тугач, аларга да кофталар, итәкләр, күлмәкләр, калфаклар, пинеткалар бәйләп кидерттем.
2010 елдан бирле пенсионерларның «Берегиня» клубына йөрим. Анда яшьтәшләрем белән аралашабыз, күңел байлыгын арттырырдай шөгыльләргә тартылып, заманадан артка калмаска тырышабыз.
Ике елга якын ыргак (крючок) белән йон җептән роза чәчәге бәйләмнәре, гадәти чәчәк вазасын матурлардай тышлыклар бәйлибез. Шуны кидертеп куйгач, гади генә ваза да күз явын алырлык нәфис булып күренә. Төрле-төрле төсле ташлардан матур муенсалар да тезәргә яратам. Бәйләм баш-
лыкларны һ.б. кием-салымны үз кулларым белән тезгән әнә шул матур муенсалар белән бизәп тә куйгач, беркемдә дә булмаганча үзенчәлекле килеп чыга.
Коллекциямдә бәйләм кирәк-ярак җитәрлек: баш киеме, акча янчыклары (кошелек), сумкалар, шарфлар, бияләйләр һ.б. Өстемдәге бу кофтаны да үз кулларым белән бәйләп кидем.
Раиса ФӘТХЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев