Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Җылы очрашу

Шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасында әледән-әле төрле чаралар — очрашулар, бәйгеләр, әдәби кичәләр оештырыла.

«Гүзәллек атнасы» кысаларында узган шундый кичәләрнең берсенә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Вәлиева килде.

Әдәби чарада бакчабыз балалары, ата-аналар, тәрбиячеләр, шулай ук шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур ага Ганиев катнашты. 

Балалар бу көнне аеруча дулкынланып көттеләр, шагыйрәнең шигырьләрен өйрәнделәр. Рәмзия Вәлиеваның шигырьләре балалар теле белән мавыктыргыч итеп язылган, җиңел укыла, әдәби теле матур, шаян һәм үзенчәлекле. Балалар башкаруында тамашачылар аның «Тиздән кунаклар килә», «Тылсымлы юрган», «Яз», «Озын оеклар», «Туган телем», «Мин әнинең үскән кызы» һ.б. шигырьләрен ишеттеләр. Алда язып узганча, шагыйрәнең күпчелек шигырьләре шаян. Замана рухында язылган «Ни эшләргә белермен» шигыре бүгенге көн балалары арасында бик актуаль, чөнки алар телефонга, компьютерга тартыла. 

Чыгарылыш төркеменнән Аделия Габдуллинаның биюе, бакчабызның «Умырзая» курайчылар ансамбле чыгышы очрашуны аеруча ямьләндерде. Р.Вәлиева сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. 12 нче уртанчылар төркеменә йөрүче кызларыбыз «Мин әнигә булышам» җырын бик яратып башкарды. «Бәхетле мизгелләрем» җырының (Чулпан Зиннәтуллина көе) исә премьерасы булды. 

Табигатьне сакларга, чишмәелгаларны пычратмаска өндәүче "Урман әкияте"н балалар тын да алмый карадылар. Әкиятне тәрбияче Гөлнара Семенова җитәкчелегендәге 3 нче зурлар төркеме балалары сәхнәләштерде. Яшь артистлар үзләренең рольләрен чын күңелдән башкардылар. 

Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Корбангали улы да балаларга теләкләрен ирештерде, туган телебезне онытмаска, аны сакларга чакырды. 

Кичә ахырында Рәмзия Вәлиева үзенең яңа шигырьләрен укыды, балаларга әсәрләрен матур итеп сөйләгәннәр е өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә уңышлар теләде.
Лилия Сәламова, гомуми үстерелешле 83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев