Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды

2020 нче ел шәһәребездә «Игелекле күршелек» елы дип игълан ителде. Шушы проект кысаларында шәһәрдәшләребез күренекле шәхесләр, язучылар, галимнәр белән даими очрашып торалар. Әле күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия иясе Әлфия Ситдыйкова белән очрашу булды.

Очрашу аның шигырьләре белән танышудан башланып китте. Ведиоязма аша туган ягы Актаныш районы Күҗәкә авылына сәяхәт кылып, балалар иҗатына күз салдык. Чаллыны, КамАЗны төзүчеләрнең язмышын, яшьлеген чагылдырган «Дөнья тәгәрмәче» исемле әле яңа гына табадан төшкән китабына күзәтү үткәрдек.
Әлфия Мирзанур кызын җирдәге һәр нәрсә кызыксындыра, туган җир, милләт, халык язмышы, туган телебезнең юкка чыгу куркынычы, читтә яшәүче милләттәшләренең язмышы – гомумән, иҗаты күп тармаклы, киң кырлы. Ул көнне үзенең шигырьләрен һәм әсәрләрен яратучы китап сөючеләргә, язучының сөйләр сүзләре бик күп иде. Бу очрашуда аның иҗаты гына түгел, тормыш юлы белән дә таныштылар. Шәһәребездә, китапханәләрдә күп тапкыр булуына карамастан, Әлфия Ситдыйкованың шәхсән үзенә генә атап очрашу үткәрелгәне юк иде әле.
Әдәби-музыкаль кичәне, үзе төзегән, төпле фикерле, зәвыклы сценарий буенча, Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова алып барды. Алинә Гайнуллина, Саимә Сабитова башкаруындагы җыр дулкынында, тулы зал белән узган әлеге кичә әдәбият сөючеләр күңелендә матур, җылы хисләр уятты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев