Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ясалма дөге ашамыйбызмы икән?

Соңгы берничә көндә телефонга ялган азык-төлек турында видеоязмалар җибәрә башладылар. Ышанмас җиреңнән ышанырсың, чөнки гадәти язу гына түгел -видео, үзең күреп торасың. Өстәвенә, авторы да Татарстаннан. Хәер, ясалма азык-төлек ясаучы илләр турында интернетта күптән язалар. Шуларның берсе - дөге - иң күп кулланыла торган ярма. Шуңа багышланган видеоязманы күргәч, шаккаттым:...

Соңгы берничә көндә телефонга ялган азык-төлек турында видеоязмалар җибәрә башладылар. Ышанмас җиреңнән ышанырсың, чөнки гадәти язу гына түгел -видео, үзең күреп торасың. Өстәвенә, авторы да Татарстаннан.
Хәер, ясалма азык-төлек ясаучы илләр турында интернетта күптән язалар. Шуларның берсе - дөге - иң күп кулланыла торган ярма. Шуңа багышланган видеоязманы күргәч, шаккаттым: имеш, гадәти полиэтилен пакеттан ясыйлар икән. Дөрес, ышанычлырак булсын өчен, крахмал өстиләр, ди.
Ялган дөгене чыныннан ничек аерып булуы турында мәгълүматлар да бар. Шул хакта ишеткәч, мин үзем тәҗрибә уздырып карарга булдым: кызганычка, яраткан кашыгымны әрәм иттем. Берничә бөртек дөге салынган кашыкны газ плитәсе уты өстендә берничә секунд тоту җитте - дөге дигәнем башта эреде, аннан кабарды һәм ут капты. Кухня сасы ис белән тулды. «Дөге» янганнан соң калган кара эремә кашыкка ябышты, тимер щетка белән кыра торгач, бетте тагын, ләкин эзе, барыбер, калды.
Дөрес, чын дөге дә утта яна, ләкин ул эреми, ә башта көя, аннан соң гына ут каба. Бу язманы укыгач, күңелегездә шик туа калса, түбәндәге киңәшләрне искә алыгыз.
Ут өстендә тикшерү. Монда ике алым кулланырга мөмкин икән. Беренчесендә кашыкка салынган берничә бөртек дөгегә ут төртергә кирәк. Ялган дөге шундук янып китә һәм янган пластмасса исе чыгара. Икенчесендә кашыкны ут өстендә тотарга кирәк. Ялган дөге башта эри, аннан соң аңа ут каба.
Төю. Берничә бөртек дөгене төйгечтә төеп карау да җитә. Әгәр ул чын икән - ак төстәге он барлыкка килә. Ясалмасыныкы, төелгән очракта да, саргылт төстә булыр. Монысын да эшләп карадым. Он түгел, ә вак бөрчекләр барлыкка килде.
Күгәреккә тикшерү. Монысы пешерелгән дөге белән ясала. Аны герметик савытка салып, берникадәр вакытка җылы урынга куярга кирәк. Әгәр дөге табигый булса, ул бозыла башлый, ягъни йонлана. Ә пластик дөге шул килеш кала. Монысын да эшләп карадым: дөге йонланмады, ә шыгырдап кипте генә.
Хәзер инде үзем дә шикләнә калдым. Әллә соң, телефонга ясалма азык-төлек турында видеолар җибәреп ятучылар хаклымы? Сатучысы: «Краснодар дөгесе», - дигән иде, юкса. Әгәр бу хәлләр чыннан да дөрес икән, ясалма дөгене уйлап табучы, аны җитештерүче, белә торып та, аны сатуга чыгаручы гөнаһ турында уйламыймы икән?..
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев