Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Хезмәттәшлек дәвам итәр»

Балаларны тәрбияләүдә театр эшчәнлегенең әһәмияте әйтеп бетергесез. Театр балаларның тормышын кызыклы һәм эчтәлекле итә, аны якты тәэсирләр һәм иҗат шатлыгы белән тутыра.

Әле күптән түгел Зур Афанас авылының «Ручеек» балалар бакчасына, «Кунак алмашу» проекты кысаларында, Түбән Кама шәһәренең 39 нчы балалар бакчасы педагоглары һәм шунда тәрбияләнүче балалар килде. Өч яшь төркемендәге нәни артистлар, тамашачылар игътибарына, үзләре әзерләгән иң яхшы спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Әкияттәге төп геройларны башкаручы балалар, үз рольләрен чын артистларча һәм эмоциональ башкарып, тамашачыларның күңелен яулады. 

2023 ел Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, «Без бергә көчле» дигән туган якны өйрәнү проекты кысаларында, бакча кунакларына «Идел буе халыклары мәдәнияте чыганакларына» дигән чара фрагментларын тәкъдим иттек. Кунаклар татар һәм рус халыклары яшьләренең борынгы кичәләре күренешләрендә катнаштылар, балалар белән бергә халык уеннары уйнадылар. 

Чарада Зур Афанас авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Анатольевич Филиппов та катнашты, ул үзенең чыгышында балаларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук бу көнне анда авыл китапханәчеләре, Олы Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре һәм балалар бакчасының хезмәт ветераннары катнашты. 

Педагогик эштә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, без 39 нчы балалар бакчасындагы хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу бик мөһим. Киләчәктә үзара шундый очрашулар күркәм гадәткә әйләнер дип өметләнәбез.

Дарья Ивлева, балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Денис Балдин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев